Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда төнлә һәм иртән томан көтелә
Аязганда һава температурасы -19 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 17 февральдә төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә Татарстанда һава торышы аязучан болытлы һава була. Көндез бераз кар яварга мөмкин. Төнлә явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан уртача тизлектә фаразлана.
Төнлә һава температурасы -9..-14 градус, аязганда терекөмеш баганасы -19 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы — 3 градустан 8 градуска кадәр салкын.
Юлларда бозлавык күзәтелә, дип кисәтә синоптиклар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз