news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда буран һәм көчле җил фаразлана

Һава шартлары 17 гыйнвар төнендә начарланачак.

Казанда буран һәм көчле җил фаразлана
архив/Владимир Васильев

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда буран һәм көчле җил фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. 

17 гыйнвар төнендә Татарстан территориясендә буран көтелә. Җил көчәйгәндә секундына 16 метр тизлек белән исәргә мөмкин. Юлларда кар көртләре булачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда 15 гыйнварда айлык норманың яртысы яуган. Татарстан башкаласында карның биеклеге 0,5 метрга кадәр арткан.

Метеорологлар сүзләренчә, карның күпләп явуына көньяк-көнчыгыштан килгән циклонның актив атмосфера фронты сәбәп булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100