news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аномаль җылы булу сәбәпле, Казанда ачык һавадагы шугалаклар ябылды

Синоптиклар фаразларынча, башкалада температура +4 градуска кадәр күтәреләчәк.

Аномаль җылы булу сәбәпле, Казанда ачык һавадагы шугалаклар ябылды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Аномаль җылы булу сәбәпле, Казанда ачык һавадагы шугалаклар ябылды. Бүгеннән Кремль яр буе, Чирәмдә хоккей үзәге һәм «Тасма» стадионы янындагы, «Аккош» ял базасындагы шугалаклар эшләүдән вакытлыча туктады.

«Без ниндидер вакытка ябылдык дип әйтә алмыйбыз, барысы да һава торышыннан тора. Урамда +2…+1 градус булганда ачылмыйбыз. Әгәр температура нульдән түбән яки нуль булса, алдагы көне туңдырса эшлибез», дип сөйләделәр Кремль яр буе матбугат хезмәтендә.

«Без эшләмибез, вакытлыча ябылдык», — диделәр Чирәмдә хоккей үзәгендә.

Шугалаклар администрациясендә Татарстан башкаласында тотрыклы салкын температура булгач та шугалаклар эшләвен дәвам итәчәк, дип ышандырдылар. Шугалакларның ничек эшләве турында социаль челтәрләрдә яки телефон аша белергә мөмкин.

Горький исемендәге паркта «Трудовые резервы» боз мәйданчыгы эшләвен дәвам итә. «Безнең шугалак нульдән югары температура булганда да эшли. Бездә суыту җиһазлары бар», — диделәр шугалак администрациясендә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Казанның «Черек күл» паркында шугалак ябылуын, «Казан» гаилә үзәге янындагы боз шәһәрчеге дә эшләмәвен хәбәр иткән иде. Синоптиклар фаразлавынча, Идел буе якындагы биш көндә аномаль җылылык зонасында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100