Татарстан синоптиклары көчле җил хакында кисәтә

Республикада җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 октябрьдә, Татарстанда урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез республика территориясендә җилнең тизлеге урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Россия Гидрометеоүзәгендә кыш алды сезоны башлануы хакында сөйләделәр.