Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Экологлар Алексеевск районында Кама елгасында балыклар һәлак булуын раслады
Инспекторлар урында төшергән видеода Кама елгасы ярында җәен һәм судак үләксәләре ятуы күренә.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан экологлары балыклар һәлак булуы турында мәгълүматны тикшерү өчен, Алексеевск районы Сакон авылына Кама елгасы ярына кабат барды.
«Балыклар үлү бер урында — утрауда ачыкланды. Бу — күпләп һәлак булу түгел. Яр буенда ята торган балык үләксәләре балыкчылар ятьмәсеннән калган булуы ихтимал. Әлеге факт буенча чараларны вәкаләтле ведомство — Татарстан Республикасы буенча Балыкчылык федераль агентлыгы күрәчәк», — ди Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Мөлекова.
Инспекторлар урында төшергән видеода Кама елгасы ярында җәен һәм судак үләксәләре ятуы күренә, алар балыкчы ятьмәсенә тотылган булган, дип хәбәр ителә видеода.
Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанның Алексеевск районында Кама елгасы буенда балык кырылу хәбәре социаль челтәрләрдә чыкты. Кичә кич территорияне беренче тапкыр тикшергәндә үлгән балыклар табылмаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз