news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бу атнада Татарстанда ике градуска кадәр суытачак

Атна ахырында республикада кыска вакытлы җылы һава торышы урнашачак.

Бу атнада Татарстанда ике градуска кадәр суытачак
"Татар-информ" архивы

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда суытачак. Бу турыда Гидрометеорология үзәге тараткан хәбәрдә әйтелә.

Иртәгә, 15 сентябрьдә республика циклонның тыл өлешендә калачак. Территориядә җилле, яңгырлы һәм салкынча һава торышы саклана, дип белдерә синоптиклар.

Чәршәмбе, 16 сентябрьдә атмосфера басымы артачак, шуның аркасында явым-төшемнәр урыны белән генә булачак. Төньяк-көнбатыштан 15-20 метр тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +4,+ 9, көндез +10, +15 градус.

Пәнҗешәмбе, 17 сентябрьдә антициклон йогынтысында Татарстанда явым-төшемнәр булу ихтималы аз. Шул ук вакытта республикада тагын да суытачак. Төнлә һава температура 2-7 градус җылы булачак. Көндез һава 12-17 градуска кадәр җылыныр дип көтелә.

Метеорологлар фаразлавынча, 18 һәм 19 сентябрьдә республика төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронты йогынтысында булачак. Кабаттан яңгырлар, көчле җил һәм температура уйнау фаразлана. Шимбә көнне көндез һава температурасы 15-20 градус булачак. Әмма якшәмбе көнне ул 8-13 градустан артмаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100