news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Татарстанда эссе һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми

Киләсе атна эссе (көндез +34кә кадәр) һәм коры булыр дип фаразлана.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). 17 һәм 18 июльдә, ял көннәрендә, Татарстан Республикасында эссе һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, шимбә, 17 июльдә һава +26…+31 градуска кадәр җылынырга мөмкин. Урыны белән яшенле яңгыр булачак.

Якшәмбе, 18 июльдә, тагын да эссерәк булачак (+33). Төнге температура 10нан 19 градуска кадәр фаразлана.

Киләсе атна эссе (көндез +34кә кадәр) һәм коры булыр дип фаразлана. Урыны белән яшенле яңгыр явуы ихтимал. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100