news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгыр, боз яву һәм көчле җил аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Көндез һава температурасы +26...+31, төнлә +11...+16 градус тәшкил итәчәк.

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча идарәсе 16 июльдә республика территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе игълан итте.

«Көндез һәм кич урыны белән яшенле яңгыр, боз явуы көтелә. Җилнең тизлеге секундына — 15-20, көчәйгәндә 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин», — дип хәбәр итә чыганак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарә фаразлары буенча, көндез һава температурасы +26…+31, төнлә +11…+16 градус тәшкил итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot