news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры июль ахырында булачак һава торышы турында сөйләде

21 июльгә көндез һава температурасы +24 градуска, төнлә +16 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

КФУ профессоры июль ахырында булачак һава торышы турында сөйләде
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 июль, «Татар-информ»). Татарстанда июль ахырындагы һава торышы турында КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.

«Айның соңгы декадасында температура фоны климатик нормадан түбән булмаячак. Әгәр атна дәвамында температура төшү фаразланса, моңыннан соң тагын җылы булачак», — дип сөйләде Юрий Переведенцев, шулай ук республикага кабаттан эссе һава торышы килү ихтималын да әйтте.

Аның сүзләренчә, Татарстанда салкын фронт узу сәбәпле давыллар булу ихтималы да бар.

Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, иртәгә республика территориясендә яшеннәр көтелә, җил тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 23 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Кайбер районнарда боз явырга ихтимал. Төнлә һава температурасы +17…+22 градусов, көндез +27…+32 градус булачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100