news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил булачак

Яшен вакытында җилнең тизлеген 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр көчәячәк.

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 июньдә, Татарстанда һава торышы бозылачак. Шторм кисәтүен республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе игълан итте.

6-23 сәгатьләрдә республикада урыны белән, шулай ук Казанда, яшен булуы көтелә. Моннан тыш көчле яңгыр һәм боз явуы да ихтимал.

Яшен вакытында җилнең тизлеге 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр көчәячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100