news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эссе һава торышы булу сәбәпле, Казан урманнарында гөмбәләр бер айга иртәрәк чыккан

Быел табигатьтә бик сирәк очрый торган күренешләр булган.

Эссе һава торышы булу сәбәпле, Казан урманнарында гөмбәләр бер айга иртәрәк чыккан
Денис Бундуков

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Һава температурасы рекордлы күрсәткечләргә җитү сәбәпле, табигатьтә үзенчәлекле күренешләр күзәтелә. Урманнарда җәй уртасында гына чыгарга тиешле гөмбәләр күренә башлаган.

КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев май аендагы рекордлы һава температураларының нәтиҗәсе турында сөйләде.

«Майның икенче декадасында тарихи рекорд булды, һаваның уртача температурасы 23,3 градуска җитте. Ул табигатьтә дә чагылды. Быел бик сирәк очрый торган күренеш булды. Шомырт, канәфер һәм миләш бер үк вакытта чәчәк атты. Гадәттә башта шомырт чәчәк ата, салкыннар килә, һәм берничә атнадан соң гына канәфер чәчәк ата. Урманнарда җәй уртасында барлыкка килә торган гөмбәләр чыгу күзәтелә», — дип сөйләде КФУ доценты.

Ул соңгы ярты елның бик кискен үзгәрешләргә бай булуын ассызыклады. Февраль аенда салкын һава температурасы рекордлары күзәтелсә, җәй инде 9 майдан ук башланган.

«Май аенда биш температура рекорды теркәлде. Ай башында уртача һава температурасы 18,3 градус булды. Аны Кырымдагы июнь аена тиңләп була, май аенда Казанда Кырымдагы июнь температурасы торды», — дип сөйләде Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» да узган матбугат очрашуында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100