news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанның тугыз районында урманнарга керү тыелды

15 майдан 4 июньгә кадәр Әбҗәлил, Белорет, Баймак, Бөрйян, Зилаер, Зиянчура, Күгәрчен, Учалы, Хәйбулла районнарында урманга кергән кешеләргә 4 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр штраф каралган.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Урман хуҗалыгы министрлыгы Башкортстанда яшәүчеләргә урманнарга йөрүне тыйды. Шул хактагы боерык ведомство сайтында бастырылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Документтан аңлашылганча, республика территориясендә IV һәм V класслы янгын куркынычы янау сәбәпле, 15 майдан 4 июньгә кадәр Әбҗәлил, Белорет, Баймак, Бөрйян, Зилаер, Зиянчура, Күгәрчен, Учалы, Хәйбулла районнарында гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга йөрүен чикләү кертелә.

Төбәктә яшәүчеләрдән янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында әлеге чорда урманга барудан тыелып торуларын сорыйлар.

Урманнарда янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга административ җаваплылык — физик затларга 4 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф каралган.

Чикләү режимын үтәүне патруль-маневр төркемнәре контрольдә тотачак

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100