news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кырау төшү һәм яшенле яңгырлар көтелә

Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 17 градустан артмаячак.

Татарстанда кырау төшү һәм яшенле яңгырлар көтелә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Татарстанда аязучан болытлы һава торышы хөкем сөрә. Республикада яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр көтелә.

Көндезге сәгатьләрдә көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк.

Һава температурасы көндез 12-17 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot