Татарстанда көчле җил көтелә

Синоптиклар һава торышының начараюы турында кисәтте.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә иртәгә төнлә һәм көндез урыны белән көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Җил тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәячәк.