news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Чирмешән урман хуҗалыгы эшен тикшерде

Чирмешән урманчылыгы территориясендә 40 га мәйданда урман культуралары утыртылды, 77 га урман культуралары эстәп утыртылды.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Чирмешән урман хуҗалыгы эшен тикшерде
https://minleshoz.tatarstan.ru/

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Чирмешән муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Ул «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышты. Бу турыда Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Эш визиты кысаларында Илгизәр Зарипов быел урман культураларын агротехник карау буенча 6нчы кварталда башкарылган эшләрнең һәм Казан участогының 13нче кварталында санитария-савыктыру чараларының сыйфатын бәяләде.

Шуның белән берлектә ул базислы урман питомникларын, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Светлогорск участогының 54нче кварталында утыртылган истәлекле утыртмаларны һәм 67нче кварталдагы кишәрлекне карады, соңгысында ликвид булмаган агачларны җыеп алу эшләре башкарылган.

Моннан тыш, министрның беренче урынбасары муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшид Җамалетдинов белән дә очрашты һәм Казан участогының эш кишәрлегендә булды.

Алмаз Мотыйгуллин, 2020 елгы урман культуралары сезоны кысаларында Чирмешән урманчылыгы территориясендә 40 га мәйданда урман культуралары утыртылды, 77 га урман культуралары эстәп утыртылды, 0,7 га базислы урман питомнигында орлыклар чәчелде, дип сөйләде. Хәзерге вакытта урман культураларын агротехник карау эшләренә керештек, дип тә өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100