news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда температураның +25 градуска кадәр күтәрелүе көтелә

Төнлә, 15 апрельдә термометрның терекөмеш баганасы урыны белән 0 градуска кадәр төшәчәк.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). 15 апрельдә Татарстан территориясендә температура +25 градуска кадәр күтәреләчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми.

Җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын.

Көндез +19, +24 градуска кадәр җылыта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100