news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көчле җил һәм бозлавык көтелә

Урыны белән җил секундына 23 метр тизлектә исәчәк.

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 15 апрельдә, кич, шулай ук иртәгә, 16 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, ә урыны белән 23 метрга кадәр җитәчәк. Көндез җилнең тизлеге секундына 15-18 метр булыр, дип көтелә. Казанда төнлә җил секундына 15-20 метр, ә көндез 16 метрга кадәр тизлек белән исәчәк.

Моннан тыш, иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанның көнбатыш районнары юлларында урыны белән бозлавык булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot