news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Минзәлә урманчылыгы территориясендә сезонлы эшләр барышы белән таныштылар

Бүгенге көндә 30 км озынлыгында янгынга каршы яңа минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 50 км булганнары карап чыгылган.

Минзәлә урманчылыгы территориясендә сезонлы эшләр барышы белән таныштылар
http://minleshoz.tatarstan.ru/

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Минзәлә муниципаль районында булды. Ул министрлык карамагындагы оешмаларның эшчәнлеге белән танышты. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Объектларны караганда аны «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Әхмәтгалиев һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Айдар Хәлиуллин озата йөрде.

Килеп җитү белән Рәис Гомәров II типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясен карап чыкты һәм урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы үтәлеше белән танышты.

Илнар Әхмәтгалиев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 30 км озынлыгында янгынга каршы яңа минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 50 км булганнары карап чыгылган. Шулай ук хәзерге вакытта урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан урманнарга киләчәк гражданнарның ял итү зоналарын төзекләндерү эшләре алып барыла.

Алга таба министр урынбасары урман хуҗалыгының җитештерү участогында, базислы урман питомнигында булды һәм Минзәлә урманчылыгының Калинин участогының 100 нче кварталы территориясендә урман культуралары утыртуның барышын бәяләде. Агымдагы елның 13 нче апреленә биредә 10 га мәйданда ясалма урман торгызу эшләре башкарылган, эшкә 20дән артык кеше җәлеп ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot