news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кабат −23 градус салкын булачак

Җомга көнне көндез һава температурасы +1 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Чәршәмбе Татарстанда кабат көчле салкын һәм бозлавык көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, алмашынучан болытлы һава торышы, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил фаразлана.

Явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы -14..-19 градус, урыны белән -23 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. Көндез -5..-10 градус салкын көтелә.

«Татар-информ» агентлыгы атна азагында Татарстанда җылыта дип хәбәр иткән иде. Җомга көнне көндез һава температурасы +1 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100