news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ялларда Татарстанда кар көтелми

Республикада һава температурасы +1 градустан югары күтәрелмәячәк.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге республикада шимбәгә кадәрге һава торышы турында хәбәр итә. Синоптиклар төбәктә күп кар явуын һәм кинәт җылытуны фаразламый.

Фаразлаулар буенча, 17 мартта Татарстанда явым-төшем ихтималы аз. Пәнҗешәмбе республика көньяк-көнбатыш циклонның фронталь бүлекчәләре йогынтысындабулачак. Шул сәбәпле, төбәктә болытлы һава торышы көтелә, бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -10 градус, ә аязганда -15 градус булачак. Көндез һава температурасы +1 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җомга һәм шимбә Татарстанда шулай ук бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы -6…-11 градус, ә көндез 0…-5 градус булачак.

Чәршәмбе бераз кар, көчле җил һәм һава температурасы -15 градус дип фаразлый синоптиклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100