news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда атна буе аномаль салкын булачак

Якындагы декадада Татарстан башкаласында уртача температура 8-10 градуска нормадан түбән булачак.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда аномаль салкыннар атна ахырына кадәр тоткарланачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына бүген профессор, география фәннәре докторы — КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Без югары басым астында булачакбыз, шуңа күрә бездә яхшы, салкын һава. Көндез һава температурасы -17…-18 градус, ә төнлә -20 градус булачак. Антициклон: күк йөзе аяз, төнлә салкынайтачак, салкын, төньяк агым килә. Безгә арктик һава килде», — диде ул.

Хәзер Казанда уртача тәүлеклек температура норма буенча  -12…-13 градус булырга тиеш. Әмма якындагы ункөнлектә ул нормадан 8-10 градуска түбәнрәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100