Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ялларда Татарстанда кар яварга мөмкин
Шимбә, көндез һава температурасы -4…-9 градус, ә якшәмбе -2…-7 градус булыр дип көтелә.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Булачак ялларда республикада һава торышы әллә ни үзгәрмиячәк. Шимбә урыны белән кар яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Шимбә, 15 февральдә, төнлә һава температурасы -9…-15 градус, ә көндез -4…-9 градус булачак. Якшәмбе, төнлә аязганда һава температурасы -19 градуска кадәр төшәчәк. Якшәмбе, 16 февральдә, көндез температура -2…-7 градус булыр дип көтелә.
Дүшәмбе, 17 февральдә, республика төньяк атлантик циклон йогынтысында бирешәчәк. Урыны белән бераз кар явачак, көндез җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы -4…-9 градус, көнчыгыш районнарда -14 градус булачак. Көндез температура -4…+1 градус булыр дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз