news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдагы көннәрдә Татарстанда кар һәм көчле җил көтелә

Юлларда бозлавык сакланачак.

Алдагы көннәрдә Татарстанда кар һәм көчле җил көтелә
Рамил Гали

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар яварга һәм буран чыгарга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк.

Төнлә һава температурасы -13..-18 градус, ә көндез -8..-13 градус була. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

17 гыйнварда аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көньяк-көнбатышка юнәлешен үзгәртәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәя.

Төнлә һава температурасы -12..-17 градус, аязганда 21 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы -7..-12 градус булырга мөмкин.

18 гыйнварда болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар яварга, буран чыгарга мөмкин. Көньяктан көчле җил исәчәк, көчәйгәндә тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы -8..-13 градус фаразлана, көндез - -3..-8 градус.

Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100