news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан климатының ике тапкырга тизрәк җылынуы ачыкланган

Соңгы 45 елда республикада температура кимендә бер градуска артты.

Татарстан климатының ике тапкырга тизрәк җылынуы ачыкланган
«Татар-информ» архивы

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстанда климат дөньядагы уртача климатка караганда ике тапкыр зуррак тизлек белән җылына. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире — профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Безнең төбәктә температура планетада караганда төгәл ике тапкыр зуррак үсеш тизлегенә ия. Температураның артуы аеруча 1976 елдан бирле сизелә. Һәм безнең Татарстанда бу чорда температура бер градуска артты», — дип аңлатты метеоролог.

Переведенцев сүзләренчә, соңгы йөз елда планетада температура уртача бер градуска арткан, Россиядә — 1,5 градуска, ә Татарстанда тагын да күбрәккә күтәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100