news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Синоптиклар Татарстанда буран һәм кар көртләре турында кисәтте

Җил көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәчәк.

Синоптиклар Татарстанда буран һәм кар көртләре турында кисәтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). 16 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле җил, буран, юлларда кар көртләре көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак. Җил көчәйгәндә секундына 15-17 метр тизлек белән исәчәк.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, киләсе атнада республикада явым-төшем акрынлап кимиячәк. Һава температурасы -29 градуска кадәр төшәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100