news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин Россиядә экологик мониторингның бердәм системасын булдырырга кушты

2021 елга товар һәм төргәк җитештерүчеләр һәм импортерлар аларны утилизацияләү буенча чыгымнарны түләргә тиеш.

Путин Россиядә экологик мониторингның бердәм системасын булдырырга кушты
архив

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Россиядә экологик мониторингның тулы системасын формалаштырырга кирәк. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Без һава сыйфатына мониторинг ясый торган система эшләргә һәм аны кулланылышка кертергә тиеш. Киләчәктә мондый контрольне бөтен илгә таратырга кирәк. Һаваны гына түгел, ә су һәм туфракны контрольдә тота торган булырга тиеш. Ягъни экологик мониторингның тулы системасын формалаштырырга кирәк», — диде Россия Президенты.

Ул чүплекләргә ташлана торган калдыкларның күләмен киметергә, шулай ук чүп-чарны аралап җыюны булдырырга кирәк диде.

«Тулаем алганда йомык боҗра циклындагы икътисадка күчү һәм инде 2021 елдан ук җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы дигән механизмны куллана башларга кирәк. Ягъни, товар һәм төргәк җитештерүчеләр һәм импортерлар аларны утилизацияләү өчен чыгымнар тотарга тиеш, гади генә әйткәндә — пычратучы түли», — диде Владимир Путин.

Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100