news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алдагы биш көндә Идел буенда аномаль җылы һава торышы була

Россиянең күпчелек өлешендә температураның климатик нормадан тайпылышы 12 градус тәшкил итәчәк.

Алдагы биш көндә Идел буенда аномаль җылы һава торышы була
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Идел буе төбәкләрендә алдагы биш көндә аномаль җылылык зонасы булачак. Бу хакта Гидрометеорология үзәге директоры вазифасын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Аномаль җылылык зонасында, аерым алганда, Ленинград, Вологда, Псков өлкәләре, Үзәк федераль округ төбәкләре, шул исәптән Мәскәү, Идел буе шәһәрләре булачак», диелә агентлык хәбәрендә.

Вильфанд билгеләп үткәнчә, илнең күпчелек өлешендә аномаль һава торышы күзәтелә. Фаразлаулар буенча, климатик нормадан тайпылыш 12 градус тәшкил итәчәк.

Элегрәк илнең Гидрометеорология үзәге Россиядә җылы кышны глобаль җылыну белән аңлатты. Климатологлар хәзерге Россия кышының Европа кышлары белән охшашлыгын таба инде.

Синоптиклар фаразлары буенча, Россиядә яз да җылы булачак. Быел климатик яз март ахырында көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100