news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда җылы һава торышы һәм бераз яңгыр көтелә

Иртәгәгә көндез һава температурасы 14-19 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстанда җылы һава торышы һәм бераз яңгыр көтелә

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә җылы һава торышы һәм бераз яңгыр көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр явуы көтелә.

Моннан тыш, көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил булачак.

Төнлә һава температурасы +4...+9 градус җылы, көндез һава температурасы +14...+19 градуска кадәр күтәреләчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100