news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бу атнада Идел буе федераль округы регионнарына салкыннар киләчәк

Идел буеның күпчелек төбәкләрендә һава температурасы +10 градустан артмаячак.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Бу атнада Идел буе федераль округы регионнарына салкыннар киләчәк. Шулай ук яңгырлар һәм көчле җил булачак. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Александр Синенков сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Синоптик фикеренчә, мондый һава торышы төньяктан килә торган циклонга бәйле.

Синоптик сүзләренчә, һава температурасы климатик нормадан 4-5 градуска түбәнрәк булачак. Идел буеның күпчелек төбәкләрендә һава температурасы +10 градустан артмаячак.

Метеорологлар фаразларына караганда, бүген көндез Казанда һава 18-20 градуска кадәр җылыначак, әмма чәршәмбе, 15 сентябрь төнендә, якынча 10 градуска кадәр суытачак һәм яңгыр явачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot