Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Синоптиклар 24 градуска кадәр җылылык фаразлый
Синоптиклар сүзләренчә, тулаем алганда һава торышы тотрыклы булмаячак.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә пәнҗешәмбе иң җылы көн булачак, әмма соңыннан тагын суытачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән РИА Новости яза.
Синоптик сүзләренчә, тулаем алганда һава торышы тотрыклы булмаячак.
«Россиянең Европа өлеше үзәгендә температура 14-17 градуска кадәр төшәчәк, әмма температура нормадан ике градуска җылы булачак. Дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә бераз яңгыр явачак», диде Роман Вильфанд.
Пәнҗешәмбе көнне периферия буенча җылы чыгу аркасында 21-23, урыны белән 24 градуска кадәр җылытачак. Шуннан соң атмосфера фронты Россиянең Европа өлеше үзәгенә күчәчәк, шул сәбәпле 6-7 градуска суытачак.
«Киләсе ялларда узган яллардагы кебек уңайлы һава торышы булмаячак», — дип кисәтте синоптик.
Шул ук вакытта ул «сөенергә һәм әбиләр чуагын көтәргә» өндәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз