Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алдагы көннәрдә Татарстанда һава температурасы янә күтәреләчәк
15 августта төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, 16 августта явым-төшем көтелми.
(Казан, 14 август, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, иртәгә, 15 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, талгын. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12, +17, көндез +22, +27 градус тәшкил итәчәк.
16 августта шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12, +17 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +27, +32 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз