news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Шадриков Кызыл Чишмә дамбасында төзекләндерү эшләре барышын карады

Бу эшкә 900,8 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Александр Шадриков Кызыл Чишмә дамбасында төзекләндерү эшләре барышын карады
https://eco.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Кызыл Чишмә дамбасында эш барышын карады. Чулман елгасының сул як ярында койма дамбасын реконструкцияләү эшләре тулы күләмдә финансланган.12 августта Су ресурслары федераль агентлыгы белән тиешле килешүгә кул куелган. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «2012-2020 елларда Россия Федерациясенең су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатчан программасы кысаларында 900,8 млн сум акча быел ук бүлеп бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, 66,6 млн.сумлык эшнең беренче этабы республика башлыгы йөкләмәсе буенча республика бюджеты акчалары хисабына башланган иде. Проектны гамәлгә ашыруга республикадан барлыгы — 417 млн сум, федераль өлкәдән 483,8 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Түбән Кама районы Башкарма комитеты башлыгы белән берлектә табигать саклау ведомствосы җитәкчесе Прости авылы янындагы кишәрлектә дә булды, анда сәнәгать калдыкларының санкцияләнмәгән чүплеген рекультивацияләү эшләре алып барыла. Зур чокырны күп еллар элек тәгәрмәч калдыклары һәм башка чүп-чар белән каплаган булганнар, урыны-урыны белән полигонның тирәнлеге дистәләрчә метрга җитә.

Бу территориядә утильләштерелә торган фракцияләрнең яңа урынын герметиклаштыру эшләре башкарылган, алар технологик рәвештә — герметик пленкада күмеләчәк. Утильләштерелә торган калдыклар эшкәртүгә озатыла. «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты кысаларында объектны финанслауның гомуми суммасы 740 млн сум тәшкил итә.

Киләсе елда ук объектта экотернәкләндерү этабы башланачак. Биредә агачлар утыртылачак, ә чокырга үлән чәчеләчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100