news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кабат яшеннәр, көчле җил һәм боз яву көтелә

Яшен вакытында җилнең тизлеге 17-22 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 15 июльдә, Татарстанда һава шартлары бозылачак.

Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез һәм кич республика буенча һәм Казанда кыска вакытлы яңгырлар явачак. Урыны белән боз яварга мөмкин.

Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге 17-22 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә һава температурасы 10...15, көнбатыш районнарда 18, көндез 26...31 градус, ә көньяк районнарда тагын да эссерәк булачак.

Метеорологларның якынча фаразларына караганда, 16 һәм 17 июльдә республикада җылы, әмма тотрыксыз һава торышы булыр дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100