news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана

Көндез республика территориясендә кар һәм юеш кар яварга мөмкин.

Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана
архив/Владимир Васильев

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, 5 гыйнварда Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез республика территориясендә кар һәм юеш кар явуы көтелә. Кайбер районнарда бозлавык булырга мөмкин.

Алдарак «Татар-информ» юлларда да көчле бозлавык булачагы һәм төнлә көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәге турында хәбәр иткән иде.

Төнлә һава температурасы 6 градус салкын, көндез -3…+2 градус булачак.

Татарстан синоптиклары фаразлары буенча киләсе атна башында температура төшә башлаячак. Моның сәбәбе — салкын атмосфера фронтлары узу. Әмма нигездә, Россиядәге «һава температурасының уңай аномалиясе» сакланачак, диделәр Россия Гидрометеорология үзәгендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100