news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Казанда аномаль эссе һава торышы турында кисәтте

Бу эсселек июль аендагы һава торышына туры килә

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Якындагы декадада Татарстан башкаласында уртача тәүлеклек температура нормадан 9 градуска югарырак булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Бүген нормада Казанда уртача тәүлеклек температура 13 градусны тәшкил итәргә, ә 21 майда 15 градус булырга тиеш. Чынлыкта ул нормадан 9-10 градуска югарырак. Бу экстремаль хәл, ул якындагы ял көннәрендә һәм айның икенче декадасында сакланачак. Шимбә һәм якшәмбе шәһәрдә кызу булачак, көндезге температура 32 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу июль аендагы һава торышына туры килә», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100