news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешән районының Лашман мәктәбендә 300 төп агач үсентесе утыртканнар

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Лашман укучылары 100 төп чыршы агачы утыртты.

Чирмешән районының Лашман мәктәбендә 300 төп агач үсентесе утыртканнар
Флера Рәхимҗанова

(Чирмешән, 14 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Халыкара «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында, Чирмешән районының җиде мәктәбеннән 150 укучы катнашты. Шешминка, Иске Кади, Лашман, Яңа Элмәле, Бәркәтә, Ивашкино, Югары Кәминкә укучылары барлыгы 300 төп агач үсентесе (чыршы, каен, юкә, миләш) утырткан. Алар мәктәпләр һәм һәйкәлләр янында тамыр җибәрәчәк.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Лашман укучылары 100 төп чыршы агачы утыртты. Әлеге акциягә, мәктәп укучылары һәм укытучылары белән бергә, ветеран-педагог Әхтәм Фатыйхов та кушылды. Алар бергәләп, мәктәп янында, истәлек бакчасына нигез салдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot