Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә җәйнең нинди булачагы билгеле
Россиянең бөтен территориясендә диярлек температура нормадан югарырак булачак, диде Роман Вильфанд.
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд «Парламентская газета» белән әңгәмәсендә җәй көне Россиянең бөтен территориясендә диярлек температура нормадан югарырак булачак, дип фаразлады. Бу хакта «РИА Новости» яза.
Метеоролог сүзләренчә, мондый фараз беренче чиратта илнең Европа өлешендә яшәүчеләр өчен актуаль.
«Җәй, гомумән алганда, Россиянең Европа өлешендәге уртача киңлекләрендә, Мәскәү өлкәсендә һәм башка өлкәләрдә җылы булачак», — дип белдерде Вильфанд.
Вильфанд билгеләп үткәнчә, шулай да хәзер озак вакытка фараз ясау кыен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз