news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яңа температура рекорды расланган

Казан федераль университет метеостанциясе бүген һава температурасы 21,2 градус булуын теркәгән.

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Казанда 26 ел элек булган һава температура рекорды гамәлдән чыккан. Бүген һава температурасы +21,2 градуска кадәр күтәрелгән.

Бүгенгә кадәр 1995 елда теркәлгән 20,9 градус рекордлы температура булып саналган. Әмма алдагы көннәрдә Казанда салкынайтачак. Бу турыда Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән Казан федераль университетының матбугат хезмәте белән хәбәр итә.

«Иртәгә һава температурасы бер-ике градуска түбәнрәк булачак. Аннары температура сизелерлек төшәчәк һәм бездә акрынлап климат нормасы урнашачак», — дип аңлатты ул.

Хәзер Татарстанда һава температурасы аномаль эссе, бу нормадан 8-9 градуска югары дигән сүз.

news_right_1
news_right_2
news_bot