news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөгелмә урман хуҗалыгында 15 мең данә тирәк сабагы әзерләгәннәр

Гибрид-38 дигән тирәк сабакларын әзерләгәннәр.

Бөгелмә урман хуҗалыгында 15 мең данә тирәк сабагы әзерләгәннәр
http://minleshoz.tatarstan.ru/

(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Татарстан «Бөгелмә урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесендә яфраклы агачдан 15 мең данә Гибрид-38 дигән тирәк сабакларын әзерләү эше төгәлләнгән. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

«Барлыгы 15 мең данә күләмендә Гибрид-38 дигән тирәк сабагы әзерләнде. Сабаклар питомникның мәктәп бүлегендә утыртылачак, ә соңыннан якклагыч урман утыртмаларын утырту өчен файдаланылачак", – дип сөйләде ТР «Бөгелмә урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет оешмасының урманнарны торгызу инженеры Нурфия Ибраһимова.

Узган шимбәдә стандарт утырту материалын казып алуга керештеләр. Бүгенге көнгә 30 мең данә гади нарат утыртылды, эшләргә 20дән артык кеше җәлеп ителгән.

Язгы урман культуралары сезоны кысаларында Бөгелмә урманчылыгы территориясендә 95 гектар мәйданда – урманнарны торгызу эшләре, 220 гектарда – урман культураларын эстәп утырту, 681 гектарда – урман культураларын агротехник яктан карау, 11 гектарда яр-сыза урман үсентеләрен утырту эшләре башкарылачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot