news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Татарстанда 19 меңнән артык сукбай эт һәм мәчене тотканнар

Быел Россиядә иясез хайваннар белән эш итү буенча яңа нормативлар үз көченә керде.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Узган ел Татарстанда 19,8 мең сукбай эт һәм мәче тотылган. Бу хакта иясез хайваннарны контрольдә тотуның яңа кагыйдәләренә багышлап, «Татар-информ»да үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хокук бүлеге башлыгы Артур Исмәгыйлев сөйләде.

«2019 елда республикада хуҗаларсыз калган 19,8 меңнән артык эт һәм мәче тотылган», — дип хәбәр итте Исмәгыйлев.

Аның сүзләренчә, сукбай хайваннар белән эш итүнең яңа кагыйдәләре аларны аулау, стерилизацияләү һәм алга таба контрольдә тоту эшен күздә тота. Шул ук вакытта сукбай этләрнең һәм мәчеләрне юк итү катгый чикләнгән. Мондый чараларны аларда дәваланмый торган авырулар ачыкланганда һәм кайбер башка очракларда гына кулланырга мөмкин.

2020 елның гыйнварыннан Россиядә сукбай этләрне һәм мәчеләрне аулауга кагылышлы хайваннар белән җаваплы эш итү турындагы закон нигезләмәләре үз көченә керде. ТР Министрлар Кабинеты законны үтәү өчен яңа нормативлар чыгарды.

Татарстан территориясендә иясез хайваннар саны мең кешегә 2 баш туры килә. Казан, Чаллы һәм Түбән Кама искәрмә булып тора, аларда норматив һәр мең кешегә 2,8 баш билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100