news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ял көннәрендә буран һәм кар явуы көтелә

Температура төнлә -11...-16 градус һәм көндез -8...-13 градус булачак.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Киләсе ял көннәрендә Татарстанда бураннар булачак һәм кар явачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренгәнчә.

Шимбә көнне, 15 гыйнварда, республика территориясендә кар явачак. Буран булачак. Төнлә 18 метрга кадәр көчле җил исәчәк.

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, якшәмбе, 16 гыйнварда, төбәк циклонның тыл өлешендә булачак. Кар явуы ихтимал, аерым районнарда буран булырга мөмкин. Температура элеккечә калачак: төнлә -11...-16 градус һәм көндез -8...-13 градус.

news_right_1
news_right_2
news_bot