Татарстанда буран, кар һәм көчле җил көтелә

Төнлә -16... -11 градус, көндез -12...-7 градус булачак.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 15 гыйнварда Татарстанда кабат буран, бозлавык һәм секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Болытлы һава торышы була, урыны белән көчле кар явачак һәм кар көртләре көтелә. Төнлә -16... -11 градус, көндез -12...-7 градус булачак.