news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда буран һәм 14 градуска кадәр салкын көтелә

Юлларда көчле бозлавык саклана.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). 14 декабрьдә Татарстанда көндез буран көтелә, бераз кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава торышы булачак, төнлә явым-төшем күзәтелми. Талгын җил исәчәк.

Төнлә термометр баганалары -11...-6 градус чикләрендә торачак. Республиканың көнчыгыш өлешендә -14 градуска кадәр салкынайта. Көндез -8... -3 градус фаразлана.

Юлларда көчле бозлавык саклана.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot