news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда көннәр суытачак

Төнлә урыны белән температура 2 градуска кадәр генә җылы булачак

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә алмашынучан болытлы һава, яңгыр яварга мөмкин.
Казанда температура 18-20 градус җылы, ә республика буенча температура 15-20 градус тәшкил итәчәк.
20 майга каршы төндә Татарстанда болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән температура 2 градуска кадәр генә җылы булачак. Кайбер районнарда туфракта 2 градуска кадәр кырау, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе сайтында.

news_right_1
news_right_2
news_bot