news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе атна башында Татарстанда көннәр җылыта

Ялларда республика территориясендә һава торышын антициклон билгели.

  Киләсе атна башында Татарстанда көннәр җылыта
архив/Трудовая слава (Эльвира Мубаракшина)

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе атна башында Татарстанда төньяк-көнбатыш циклон йогынтысында һава температурасы күтәреләчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Шимбә һәм якшәмбе, 14 һәм 15 декабрьдә, республикада һава торышын антициклонның көнбатыш перифериясе билгеләячәк. Явым-төшем көтелми. Шимбә төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Төнлә температура -13 градус, ә аязганда -18 була. Көндез һава температурасы -4...-10 градус булуы көтелә. Юлларда бозлавык булачак, дип кисәтә синоптиклар.

Дүшәмбе, 16 декабрьдә, төньяк-көнбатыш циклонның атмосфера фронты җылы алып килә. Төнлә урыны белән бераз кар ява, көндез кар һәм юеш кар көтелә, урыны белән буран һәм бозлавык булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы – 10 градус салкын, ә көндез 0...-5 градус була.

17 һәм 18 декабрьдә республика җылы һәм дымлы һава массасы йогынтысында була. Кар, юеш кар яварга һәм яңгыр сибәләргә мөмкин. Кайбер районнарда юлларда бозлавык барлыкка килә. Төнлә һава температурасы 0...-5 градус, көндез -2...+2 градус була. “Юлларда урыны белән көчле бозлавык булырга мөмкин”, дип кисәтә синоптиклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100