news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бозлавык һәм -12 градуска кадәр салкын көтелә

Төнлә 14 ноябрьдә кайбер районнарда бераз кар яварга мөмкин.

Татарстанда бозлавык һәм -12 градуска кадәр салкын көтелә

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). 13 ноябрьдә кич һәм төнлә, 14 ноябрьдә иртән Татарстан юлларында бозлавык хасил булырга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шимбә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә бераз кар яварга мөмкин.

Көндез һава температурасы -2…-7 градус, ә төнлә -12 градуска кадәр көтелә.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, якындагы ялларда төньяктан антициклон килү сәбәпле, Татарстан башкаласында сизелерлек суытачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100