news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Казанда шактый суытачагы турында кисәтә

Якын көннәрдә Татарстан башкаласында тәүлеклек температура нормадан 5-6 градуска түбән булачак.

КФУ профессоры Казанда шактый суытачагы турында кисәтә
архив/Владимир Васильев

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Якындагы ял көннәрендә Татарстан башкаласында төньяктан антициклон килүгә бәйле рәвештә шактый суыта. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә. Уртача тәүлеклек температура нормадан 5-6 градуска түбән булачак, ул якындагы көннәрдә минус билгесе белән 3,3 градус тәшкил итә. Киләсе атна башында төнлә температура 10-11 градуска кадәр төшәчәк», - диде ул.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, шимбәдән якшәмбегә каршы төндә 8 градуска кадәр салкын була. 16 ноябрьдә көндез -7 градус, ә 17 ноябрьдә -8 градус фаразлана.

«Бүген без циклонның тыл өлешендә торабыз, бездә Арктикадан төньяк җилләре тәэсир итә. 14 ноябрьдән без антициклон йогынтысында булачакбыз, температура түбәнәя», — дип искәртте Переведенцев.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, шимбә һәм якшәмбе, 14 һәм 15 ноябрьдә, Урта Идел буенда һәм, аерым алганда, Татарстанга төньяктан килгән салкын антициклон йогынты ясаячак. Атмосфера басымы арту белән болытлы катлам сирәгәя.

Төньяк-көнчыгыштан искән җил һава температурасын сизелерлек киметәчәк. 14 ноябрьдә төнлә -5 ... -10, көндез -2...-7 градуска кадәр; 15 ноябрьдә төнлә -9...-14, көндез -4...-9 градуска кадәр булачак. 14 ноябрьдә төнлә урыны белән кар явуы ихтимал, калган вакытта явым-төшем көтелми. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100