news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 16 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Явым-төшем ихтималы аз.

Татарстанда 16 градуска кадәр җылы булуы көтелә
"Татар-информ" архивы

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшем ихтималы аз.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә дип фаразлана.

Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, ә көндез +11..+16 градус көтелә.



news_right_1
news_right_2
news_bot