Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда быелгы әбиләр чуагы 145 ел эчендә озакка сузылуы буенча икенче булды
Татарстан башкаласында коры һәм җылы һава торышы алдагы ял көннәренә кадәр сакланачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда быелгы әбиләр чуагы 145 еллык метеокүзәтүләр тарихында озакка сузылуы буенча икенче булды. Казан федераль университеты метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Быелгы әбиләр чуагы озакка сузылуы буенча лидерлар өчлегенә йөз процент керәчәк. Ул икенче урынны алыр, мөгаен. Әмма бу чорда Казанда һава торышын күзәтүләр тарихында бер генә абсолют температура максимумы да теркәлмәде», - дип искәртте метеоролог.
1974 елгы әбиләр чуагы иң озыны булган, ул 16 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр (бер ай да бер көн) сузылган. 2014 елгы әбиләр чуагы исә икенче баскычта урнашкан, ул чагында шәһәрдә җылы һава торышы 9 сентябрьдән 29 сентябрьгә кадәр (20 көн) дәвам иткән.
2020 елда Казанда әбиләр чуагы 23 сентябрьдә башланды һәм ул әле дә дәвам итә. Татарстан башкаласында коры һәм җылы һава торышы 17 октябрьгә кадәр сакланачак. Ялларда шәһәрдә сизелерлек суытыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз