news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшен, томан һәм көчле җил көтелә

Синоптиклар белешмәсе буенча, якын көннәрдә төнлә белән температура 10-15 градус, көндез 20-25 градус җылы булачак.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Сишәмбе көнне Татарстан территориясендә һава торышының бозылуы көтелә. Республикада яшен һәм көчле җил булачак.

Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстанның кайбер районнарында томан төшәчәк, ә көндез һәм кич урыны белән яшен булуы мөмкин. Бу хакта Татарстанның гидрометеорология үзәге кисәтә.

Көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитүе ихтимал.

Шулай ук синоптиклар якын тәүлекләрдә җылы һава сакланасын әйтә. Төнлә белән температура 10-15 градус җылы, көндез исә җылылык 20-25 градусны тәшкил итә.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, бу нормадан биш-алты градуска артыграк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100